Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь , 14:55

“Мари милләтеннән булсам да, татар телендә чыккан гәзитне рәхәтләнеп укыйм”

Югары Иванай авылыннан педагогик хезмәт ветераны Семен Байбулатов ни өчен “Балтач таңнары” гәзитен алдыра һәм укый?

“Мари милләтеннән булсам да, татар телендә чыккан гәзитне рәхәтләнеп укыйм”
“Мари милләтеннән булсам да, татар телендә чыккан гәзитне рәхәтләнеп укыйм”

 

Кырык дүрт елга тиң педагогик хезмәт стажына ия Семен Гайнияхметович яраткан басмасыннан әле дә аерылмый. Алдагы яртыеллыкка гәзиткә язылып бүләк иясе булды.

—Иванай сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң ике ел Иске Балтач урта мәктәбендә урта белем алдым. Артабан Бөре шәһәрендәге дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап эшли башладым. Татар телен яхшы белүем, иркен аралашуым тормышымда гел ярдәм  итте. Әле дә мари телендә чыккан “Чолман” һәм үзебезнең район гәзите “Балтач таңнары”ннан аерылганым юк. Татар теле миңа туган телем кебек якын, — дип сөендерде безне Семен Гайнияхметович.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: