Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь , 13:18

Мәчене табучыга – 50 мең сум!

Татарстанда яшәүче ханым шундый игълан биргән. Мәчесен табучыга 50 мең сумы да җәл түгел.

Өебез янында әнә шундый игълан барлыкка килде. Башта бер нолен дөрес язмаганнар, ахры диештек. Фотода күрсәтелгән мәче токымлыга да охшамаган. Тик бу язуның бөтен йортлар һәм бистә тирәсендә таралуны күргәч, ышанырга мәҗбүр булдык. 50 мең акча бирерлек мәче турында белешергә дип, игъланда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып карадым. – Инде ничә көн мәчебезне эзлибез. Безгә бик кадерле ул. Гап-гади, бернинди токымлы да түгел. Гаилә әгъзасына әйләнгән иде. Киленем белән улым аны кечкенәдән карап үстерде.  Үз йортыбыз белән торгач, ул гел урамга чыгып йрөи иде. Тычкан да, кәлтәләр дә тотып кайткалады. Бу юлы чыгып китте дә, кайтмады, – ди мәченең хуҗасы Гөлшат апа. – Кибет ризыгы гына ашый иде ул. Ач тора микән? Каян гына эзләмәдек инде. Бөтен күршеләр белән бергә чыктык, волонтерларны чакыртып та тирә-якларны карадык.

Мәчебезгә 4 яшь, паспорты бар, стерилизацияләнгән. Бик тәртипле мәче иде. Әйткәнне аңлый, кирәк чакта сабыр гына ишек төбендә көтеп тора иде. Бик интеллигент ул безнең. Исән булса, кайтыр дип көтәбез. Кемдер үзенә кертеп ябарга да мөмкин. Этләр тиюе дә бар. Гөлшат апа мәчене күрүчеләр булса, күрсәтелгән номерга фотосын төшереп җибәрсәләр иде, ди. Вәгъдә ителгән сумма да дөрес.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156121/
© Ватаным Татарстан
 

Автор:
Читайте нас: