Баймак районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте бер кешенең гомерен өзгән.
Юл – транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать тугызлар тирәсендә Магнитогорск - Ира автоюлының 108нче чакрымында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “КамАЗ” руле артында 45 яшьлек водитель, Баймактан Сибай ягына таба хәрәкәт иткәндә, идарә итүне югалткан һәм кюветка төшеп капланган. Водитель вакыйга урынында ук үлгән.
Фаҗига урынында тикшерү эшләре бара.