Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь , 18:16

Балтачта сабыйлар да гаилә кадерен беләләр

Иске Балтач авылының "Кояшкай" балалар бакчасында сабыйларны гаилә һәм якыннарының кадерен белергә өйрәтәләр.

Балтачта сабыйлар да гаилә кадерен беләләр
Балтачта сабыйлар да гаилә кадерен беләләр

 

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.

Бу хакта сабыйларга Гаилә бәйрәмендә аңлаттылар. Тәрбиячеләр М. Рәхмәтуллина, Л. Дәүләтовалар бик кирәкле һәм әһәмиятле теманы сайлаганнар Ата-аналар да чараның кадерле кунаклары булды. Бәйрәмне музыкаль яктан Р. Шакирова баетты. Әти, әниле, абый, апалы булу никадәр шатлыклы булуы хакында сүз барды.

Сабый чактан якыннарының кадерен белгәннәр киләчәктә дә сынатмас, дип ышанасы килә.

Балтачта сабыйлар да гаилә кадерен беләләр
Балтачта сабыйлар да гаилә кадерен беләләр
Балтачта сабыйлар да гаилә кадерен беләләр
Балтачта сабыйлар да гаилә кадерен беләләр
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: