Башкортстанда коточкыч авария теркәлгән.
Билгеле булуынча, юл-транспорт һәлакәте Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы автомобиль юлының 124нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 26 яшьлек хатын, “Лада Гранта” автомобилендә Бакалы ягыннан Туймазыга таба хәрәкәт иткәндә каршы полосага чыккан һәм “Киа Спортейдж” белән бәрелешкән.
“Лада» водителе һәм аның бер яшьлек баласы һәлакәт урынында үлгән, 35 яшьлек “Киа” водителе һәм аның 64 яшьлек пассажиры дәваханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли, юл-транспорт һәлакәтенең барлык хәл-шартлары ачыклана.