Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь , 16:25

48 яшьлек хатын-кызны этләр талап үтергән

Казанда 48 яшьлек хатын-кызны этләр талап үтергән. Әлеге коточкыч фаҗига башкала халкын гына түгел, бөтен республиканы, хәтта илне тетрәндерде.

48 яшьлек хатын-кызны этләр талап үтергән
48 яшьлек хатын-кызны этләр талап үтергән

Башлангыч мәгълүматлар буенча, шимбә көнне Самосырово бистәсендәге кибеткә эшкә баручы Жанна Хөсәенованы бер төркем этләр талап үтергән.

Башта социаль челтәрләрдә хатын-кызның югалуы турында мәгълүматлар тарала. Бу хакта “ЛизаАлерт”эзләү отряды төркемендә дә хәбәр ителә. Соңрак аның үле гәүдәсенә тап булалар. Тәнендә күп санлы хайван тешләгән эзләр була. Шулай ук бичараның 112 коткару хезмәтенә дә шалтыратып, үзенә этләр ташлануын, коткаруларын үтенүе дә мәгълүм.

Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң җинаять эше кузгатылган. Үлгән хатын-кызның тәнендә хайваннар тешләгән эзләр табылганлыктан, социаль челтәрләрдә, вакытлы матбугат чараларында аны этләр талаган дигән фикер таралды. Тик рәсми органнар әлегә бернинди дә нәтиҗәләр ясамый, чөнки хатын-кызның үлеме сәбәбен төгәл билгеләячәк суд экспертизасы нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Тикшерү комитеты иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, ваемсызлык һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

«Бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Кирәкле экспертизалар билгеләнде», — дип аңлатты Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. ТР Прокуратурасы рәсми вәкиле Руслан Галиев хәбәр итүенчә, прокуратура эшне тикшерү барышын контрольгә алган. Казан мэриясе дә әлегә тикшерү органнарының нәтиҗәсен көтә. 

—Сабыр итәргә һәм тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә кирәк, дип саныйм, – ди Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. – Алар буенча тиешле нәтиҗәләр ясалачак. Этләргә килгәндә, Самосырово торак массивында 2024 елда эт аулауга нибары ике гариза кабул ителгән. Берсе май аенда (бер эт аулаган), ә соңгысы 1 октябрьдә (ике эт тотылган, стерильләштерелгән һәм элеккеге яшәү урынына кайтарылган). Фаҗига булган урыннан ерак түгел генә җитештерү базасы бар. Аның хуҗасы база территориясендә күпләп этләр тота икән. Тик ул бу фаҗигадә үзе ияләштергән этләрнең катышы булуын кире кага. Бу хәлләрдән соң тикшерү органнары базага барып, этләрне йоклаткан. Хәзер аларны карантинга ябачаклар, шуннан соң анализлар алачаклар. Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булгач, аларның язмышы хәл ителәчәк. Тик, кызганыч, бу чараларның берсе дә 15 яшьлек кыз балага кадерле әнисен, иренә сөекле хатынын кайтарып бирми. – Безнең балалар бергә бию түгәрәгенә йөрделәр. Шуңа күрә Жанна белән еш очрашырга, аралашырга туры килә иде. Ул бик ачык күңелле, позитив кеше булды. Ире белән бергәләп бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясаганнары бар иде. Бу хәбәрне ишеткәч, бик борчылдык. Һич кенә дә баштан чыкмый. Бигрәк тә әнисез калган бала кызганыч, – ди һәлак булган ханымның танышы Гөлүсә Идиятова.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155924/
© Ватаным Татарстан

Автор:
Читайте нас: