Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь , 10:27

Телефон аша “квартплата” түлим, дип...

Мошенниклар яңа хәйлә алымы белән кешеләрне алдый.

Телефон аша “квартплата” түлим, дип...
Телефон аша “квартплата” түлим, дип...

Мошенниклар көннән-көн аза. Халык телефоннан шалтыратуларына уяурак карый башлаган саен, җинаятьчеләр даими рәвештә яңа хәйлә алымнары уйлап таба.

Башкортстанда соңгы вакытта зарарлы программа куллану очраклары ешрак теркәлә. Кешеләр аларны һич икеләнми үз телефоннарына урнаштыра. Әйтик, "Энергосбыт" кушымтасы да (торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү), "Терминал" да (янәсе инвестицияләү өчен) һәм башкалар булырга мөмкин.

Әнә шундый билгесез чыганаклардан алынган сылтамалар белән бик сак булырга кирәк. Ялган кушымталарга кереп, кешеләр телефоннарында мошенникларга юл ачуларын аңламый да кала. Шуңа да билгесез сылтамаларга кермәгез, кушылмагыз, дуслар!

Автор:
Читайте нас: