Артур Хәсәнов башкарган "Киек каз юллары" җыры СВОдагы яугирләр, аларның якыннарының үзенә күрә бер гимнына әверелде. Еш кына ялга кайтучы егетләрне шушы җыр белән каршы алалар, шушы җыр белән озатып калалар. Бу хакта "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә.
Бу җыр Артурны зур сәхнәгә дә алып чыкты, Филүс Каһировның Мәскәүдәге концертында да сәхнә тотты ул.
Үзе әлегә махсус хәрби операция зонасында булса да, күңеле сәхнәдә икән егетнең. Ул билгеле җырчылыр белән элемтәдә тора, җиңү белән кайткач, үзен дә алар арасында күрә.
Ришат Төхвәтуллин исә аның белән сөйләшкәнен сторисларына куйган. Артур көлә-көлә: «Синең төркемдә берәр урын юкмы анда, брат?» – ди.
«Табарбыз, брат. Иң мөһиме – исән кайт», – ди аңа җырчы.
Барыбызның да бу көннәрдәге иң изге теләген җиткергән Ришат.