Гибрид автомобильләр хуҗалары транспорт салымын башка автомобильчеләргә караганда дүрт тапкырга диярлек югарырак түләргә тиеш. Бу Россиядә гамәлдә булган эчке яну двигательләре һәм электромоторлар куәтен исәпләү методикасына бәйле, дип хәбәр итә «За рулем» журналы.
Басмабилгеләп үткәнчә, элегрәк вице-премьер Денис Мантуров гибрид автомобильләр җитештерүне Россиядә автосәнәгать өчен өстенлекле юнәлеш буларак характерлаган, әмма преференцияләр бары тик үзебезнең илдә җыелган автомобильләргә карата гына гамәлдә булачак.
Мәсәлән, Германиядә Гибрид Toyota RAV4 куәте 178 ат көче тәшкил итә, әмма Россия хуҗасына салым бәясе 280 ат көче исәбеннән бирелә, шуның аркасында салым 43 мең сумга арта. Гибридларның куәтләрен теркәү белән проблемалар Европа автоҗитештерүчеләре базардан киткәннән соң начарланган.
Газета.Ру