Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь , 11:56

Мошенниклар чәчәк гөлләмәләре ярдәмендә алдаша

Аферистлар  яңа мошенниклык схемасын уйлап тапканнар.

Мошенниклар чәчәк гөлләмәләре ярдәмендә алдаша
Мошенниклар чәчәк гөлләмәләре ярдәмендә алдаша

Курьер  булачак корбанына килә дә, үзен чәчәкләр илтеп бирү хезмәтеннән дип таныштырып, чәчәк гөлләмәсе тапшырып китә. “Вестник киберполиции России” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, икенче көнне көтмәгәндә гөлләмәгә ия булган бәхетле кешегә имеш тә шул чәчәкләр илтеп бирү хезмәтеннән шалтыраталар. Шалтыратучы ялган хезмәткәр чәчәк тапшыру турында катгый хисап тоту дигән сылтама белән  смс-хәбәр аша килгән кодны әйтүен сорый. Кеше, әлбәттә, ышана, кодны хәбәр итә, ә аферистлар аның шәхси мәгълүматларыннан куллана алу мөмкинлегенә ия була. Ягъни мошенниклар корбан исеменә кредит рәсмиләштерә ала дигән сүз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: