Гомере буе туган колхозы “Чулпан”да тракторчы, комбайнчы булып хезмәт салган ул. Алдынгы хезмәт буларак, еллык нәтиҗәләр буенча җитәкчелекнең бүләкләре белән билгеләнгән мактаулы авыл хуҗалыгы тармагы эшчәне буларак хөрмәт яулаган. Соңгы ун елда шәхси эшкуар “Рөстәм Дилмиев” хуҗалыгындагы фермада оператор булып эшли.
—Авылда яшәп була. Мал-туар асрасаң, үз көнеңне күреп шатланып яшә генә. Тормыш иптәшем Аня Ханова белән сарык маллары асрыйбыз. Егерме ел бергә яшибез. Гәзиттән аерылганыбыз юк. Гәзитләр килү белән соңгы хәрефенә кадәр укып чыгам. Үзебез яшәгән район хәбәрләрен шуннан укып беләм. Аннан аерылырга исәбем юк, — ди Расих Фәсих улы.