Бүген, 13нче ноябрьдә, кыска вакытлы ялга кайткан “Вагнер”, “Феникс”, “Сын полка” һәм “Леший” позывнойлы егетләр янә юлга кузгалдылар.
Райондашларыбызны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл биләмәләре башлыклары, ата-аналары, туганнары, якыннары җылы теләкләр теләп озатты.
“Сын полка” күпләргә таныш. Ул үткән елны янгыннан күршесен коткарган чын мәгънәсендә герой.
“Сын полка” мәктәпне тәмамлагач, Иске Балтач авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлый. Ары таба Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафына алына. Ырынбур өлкәсендә танк гаскәрләрендә хезмәт итә.
Биргән антына бернинди дә тап төшерми, солдат вазифаларын намуслы башкарып кайта. Изге бурычын үтәп кайткач, Себердә вахта методы белән эшли. 2022нче елның сентябрь аенда мобилизация буенча МХО зонасына юллана.
Кыска вакытлы яллар тәмам. Санаулы көннәр бер мизгелдәй узып та китте. Хәзер аларга кабат юлга кузгалырга кирәк. Җиңү белән исән-имин туган ягына кайтуын теләп калабыз. Гомерләрен аямыйча каһарманлык күрсәткән мондый егетләребез алдында баш иябез.
Контракт буенча хезмәт итүгә бәйле барлык сораулар буенча Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатка 8(34778)-2-16-76 телефоны буенча яисә Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 103 адресы буенча, шулай ук Балтач районы буенча хәрби комиссариат бүлегенә 8(34753)-2-13-34 номеры буенча мөрәҗәгать итегез. Адресы: Иске Балтач авылы, Комсомол ур., 47.