Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь , 13:03

Ана капиталы мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим иткәннәр

Нинди мөмкинлекләр булыр?

Ана капиталы мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим иткәннәр
Ана капиталы мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим иткәннәр

Русиядә  ана капиталын балаларны һәм аларның ата-аналарын дәвалауга тотынырга рөхсәт итәргә тәкъдим иткәннәр. Мондый мөмкинлекне кертүне Дәүләт думасының вице-спикеры Борис Чернышов тәкъдим иткән, дип хәбәр итә "Өмет" гәзите. 

"Ана капиталын баланы һәм аның ата-анасын дәвалауга куллануны киңәйтү медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген сизелерлек арттырырга һәм гаиләгә финанс йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, сәламәт ата-аналар үз балалары турында яхшырак кайгырта ала, бу аның эмоциональ һәм физик халәтенә уңай йогынты ясый”, – дип саный депутат.

Билгеләп үтелгәнчә, ана капиталын мәҗбүри медицина страховкасы полисы (ОМС) капламаган медицина хезмәтләренә тотынырга мөмкин булачак.

Элегрәк Русия риелторлар гильдиясе президенты Артемий Шурыгин белдергәнчә, ана капиталы Русиядә торак сатып алганда файдалы булудан туктаган, чөнки ул хәтта башлангыч взносны да каплый алмый. Бу ана капиталы индексациясе торакка бәяләр үсешеннән 40 процентка артта калуы аркасында килеп чыга.

Автор:
Читайте нас: