Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь , 14:50

"Тәрбиячеләр балама суккан..."

Уфада яшәүче хатын Аврора урамындагы балалар бакчасы тәрбиячеләрен аның ике яшьлек баласын тукмауда гаепләгән. Бу хакта «Mash Batash» тг-каналы хәбәр итә.

"Тәрбиячеләр балама суккан..."
"Тәрбиячеләр балама суккан..."

Хатын-кыз тәрбияченең икенче бер малайны этеп җибәрүен һәм аңа карата тупас сүзләр әйтүен, башка җирдә еларга кушуын сөйләде. Арытаба ул үзенең улында гематома һәм башында җәрәхәтләр тапкан. Табиблар балага кул белән сугуны раслаган. Баланың әнисе моңа нәкъ менә тәрбиячеләр гаепле, дип белдерә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте бу хәлгә аңлатма бирде.

"Гариза Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 3нче полиция бүлегендә теркәлгән. Килеп чыккан факт буенча суд-медицина экспертизасы билгеләнгән һәм уздырылган. Гариза буенча тикшерү дәвам итә", - дип белдерделәр министрлыкда.

Фото: «Mash Batash» телеграм-каналыннан.

Автор:
Читайте нас: