Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь , 12:08

Матбугат басмасы белән дуслыгын өзми

Балтач районы “Коммуналь хуҗалык” җәмгыятендә ун елдан артык хезмәт салучы Эльза Җиһангирова алдагы яртыеллыкка “Балтач таңнары” гәзитенә язылып бүләк отты.

Матбугат басмасы белән дуслыгын өзми
Матбугат басмасы белән дуслыгын өзми

 

Хезмәте үтә дә җаваплы Эльза Рахиб кызының. Бухгалтер-кассир ул. Һәр көнне уртача 30—40 тан артык абонентны хезмәтләндерә. Кулланылган ягулык-майлау материаллары, запас частьләргә аванс отчетлары төзи, җәмгыятьтә вакытлы матбугатка язылу эшен оештыра. Биредә һәр ел саен гәзит-журналларга коллектив белән язылуны тәэмин итәләр.

—Безнең җәмгыятьтә вак мәсьәлә юк. Җитәкчелек халыкны җылылык һәм эчәр су белән тәэмин итүдән тыш, матбугат басмаларына язылуга да җитди карый. Алдагы яртыеллык өчен дә коллектив белән үзебезнең яратып алдырган “Балтач таңнары” гәзитенә язылып куйдык. Аннан укып бар яңалыкны беләбез. Райондашларыбызны да аның белән дус булырга өндибез, — ди Эльза Җиһангирова.  

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: