Җинаять эше кузгату өчен сәбәп прокурор тикшерүе материаллары булган. БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2012 елдан 2021 елга кадәр түрә урындагы үзидарә органы һәм аның улы арасында хезмәт автомобильләренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтүгә ялган муниципаль контрактлар әзерләгән, шулай ук башкарылган эшләр актларын төзү турында үз кул астындагыларга йөкләмәләр биргән. Аның хокуксыз гамәлләре аркасында хакимияткә 880 мең сумнан артык зыян китерелгән. “Гаепләнүче үз гаебен таныды. Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә авыл биләмәсе хакимиятенә китерелгән зыян тулысынча капланды. Хәзер расланган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән”, — дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Башинформ