Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь , 11:57

Аскын районында авариядә зыян күргән баланың хәле ничек?

Кичә Аскын районында мәктәп автобусы кюветка төшеп китүе турында язган идек.

Аскын районында авариядә зыян күргән баланың хәле ничек?
Аскын районында авариядә зыян күргән баланың хәле ничек?

Аскын районы Хакимияте башлыгы Динис Йосыпов “ПАЗ” маркалы мәктәп автобусы белән юл-транспорт вакыйгасында зыян күргән балигъ булмаган баланың хәле турында хәбәр иткән.

"Автобуста җиде укучы булган. Юл-транспорт вакыйгасыннан соң бер бала биле авыртуга зарланган. Балага вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Баланың хәле канәгатьләнерлек. Якыннары озатуында ашыгыч ярдәм аны Бөрегә КТга алып барган. Хәзерге вакытта диагнозны ачыклау өчен дәваханәдә ята", — ди район Хакимияте башлыгы.

Кичә хәбәр итүебезчә, Аскын - Куяштыр юлы буенча дәресләрдән соң җиде укучыны өйләренә алып кайтып баручы мәктәп автобусы кюветка төшеп киткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария көн дәвамында һава шартларының начараюы, юлда бозлавык һәм колея барлыкка килү аркасында килеп чыккан.

Автор:
Читайте нас: