Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь , 14:21

2025 елда кемнәр эштән кыскартуга эләгәчәк?

Яңа реформа 400 меңгә якын хезмәткәргә кагылачак, ди...

2025 елда кемнәр эштән кыскартуга эләгәчәк?
2025 елда кемнәр эштән кыскартуга эләгәчәк?

Россия Хөкүмәте 2025 елда дәүләт органнары территориаль бүлекчәләре штатын ун процентка кыскартырга ниятли. Бу хакта «Коммерсантъ» гәзитенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Кыскартыла торган вазифаларның хезмәт хакын акчаны аз алучыларның эш хакын арттыруга юнәлтәчәкләр: үзгәрешләрнең максаты – дәүләт хезмәтен нәтиҗәлерәк итү һәм анда эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру», — диелә материалда. Мәкаләдә әйтелгәнчә, Хөкүмәтнең 2015 елның июленнән тормышка ашырылачак реформасы 400 меңгә якын дәүләт хезмәткәренә кагылачак. Моннан тыш, Министрлар Кабинетында искәртүләренчә, штатлар ун процентка гына түгел, аннан артыгракка да кыскартылырга мөмкин.

ВТ

Автор:
Читайте нас: