Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь , 11:02

Вахтовиктан 150 мең сум күләмендә акча түләттерергә җыяналар

Иркутск өлкәсенең  урман комплексы министрлыгы Башкортстан вахтовигыннан янгын  өчен 150 мең сум күләмдә акча түләтергә җыена. 

Вахтовиктан 150 мең сум күләмендә акча түләттерергә җыяналар
Вахтовиктан 150 мең сум күләмендә акча түләттерергә җыяналар

Иркутск өлкәсенең  урман комплексы министрлыгы Башкортстан вахтовигыннан янгын  өчен 150 мең сум күләмдә акча түләтергә җыена. Бу – ир-ат гаебе белән чыккан янгынны сүндерүгә киткән чыгымнар суммасы. Тиешле дәгъва судка юнәлтелгән инде, дип яза “РБК Уфа”.

Вахтовикның сөндерелмәгән тәмәке төпчеген үләнгә ыргытуы, нәтиҗәдә җил янгын чыгаруы ачыкланган. Янгын тиз арада тарала башлаган. Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ул аны үзаллы сүндерергә тырышкан. 36 кеше һәм 12 берәмлек техника әлеге янгынны сүндерүдә катнашкан.

Урманнарны авиация һәм җир өсте урман саклауның Иркутск базасы чыгымнары 149,6 мең сум тәшкил иткән. Урман хуҗалыгы судтан гаепледән бөтен сумманы түләтүне сорый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: