Балалы студентларга 100әр мең сум түли башлыйлар. Хабаровск крае Законнар чыгару думасы депутатлары көндезге бүлектә уку чорында бала табучы студент кызларга бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирүне күздә тоткан закон проектын хуплаганнар. Бу хакта “МКRU” төбәк парламентының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза, дип хәбәр итте үзенең сайтында ВТ. “Тәкъдим ителә торган социаль ярдәм чарасы крайда бала табуга этәргеч бирүгә һәм көндез укучы хатын-кызларның акча ягын яхшыртуга юнәлтелгән” – диелгән хәбәрдә. Шулай итеп, бу түләүгә 18-23 яшьлек югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары исәп тота ала. Әлеге максатка край бюджетыннан 40 миллион сум бүлеп биреләчәк.