Мата авылы халкы махсус хәрби операциядә булган якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюда баштан ук кушылды. Алар яугирләргә ярдәм итүнең барлык булган юлларын эзлиләр.
Даими рәвештә яугирләр өчен кирәк-яраклар да җыялар, авыл клубы бинасында маскировка челтәрләрен дә үрәләр.
—Безнең авылда бердәм һәм тату халык яши. Бу изге эшкә кушылмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Иң мөһиме, авылдашларыбызның, райондашларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Бу эшебезне туктатмыйбыз, шулай ярдәм итеп торачакбыз,—ди авыл халкы.