БРның Балтач районы тернәкләндерү филиалында һәр заезд ахырында психологик-медицина-педагогик комиссия уздырыла. Шул рәвешле балаларны тернәкләндерү курсына нәтиҗә ясала, анда һәр белгеч һәр бала белән нинди юнәлеш буенча эшләве һәм нинди нәтиҗәләргә ирешүе турында сөйли. Ягъни социаль хезмәтләр алучыларны реабилитацияләү динамикасына анализ ясала һәм тикшерү карталарын тутыру үткәрелә. ПМПкның һәр утырышы беркетмәгә куела.
Саулык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрнең ата-аналары мондый филиалның тернәкләндерүдә әһәмияте зур, ди.