Алдагы елга һәм ярты елга вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены кызганнан-кыза. Басмабызның йөзгә якын тугры дусты квитанция күчермәсен редакциягә китерде.
Бүгенге уенда өч абунәче бүләкле булды. Алар — Иске Янбай авылыннан Расих Бәхтигәрәев, Иске Балтачтан Эльза Җиһангирова һәм Югары Иванайдан Семен Байбулатов. Алар Иске Балтачтагы бер сәүдә йортының бүләк картасына ия булдылар.
Ә сез “Балтач таңнары” гәзитенә язылдыгызмы әле?