Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь , 19:21

Автобус салонында җиде укучы булган

Бүген Аскын районында мәктәп автобусы кюветка төшеп киткән.

Автобус салонында җиде укучы булган
Автобус салонында җиде укучы булган

Бүген Аскын районында Аскын - Куяштыр автоюлының 6нчы чакрымында мәктәп автобусы катнашында авария булган.

Мәктәп автобусы руле артында булган 57 яшьлек ир техника белән идарә итүне югалткан һәм кюветка төшеп киткән. Салонда җиде бала да булган. 14 яшьлек бер пассажир медицина ярдәме сорап дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Билгеле булуынча, укучылар мәктәптән өйләренә кайткан булганнар.

БР буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча, вакыйганың сәбәбе - бозлавык булырга мөмкин.

Вакыйга урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Нечкәлекләре ачыклана.

Автобус салонында җиде укучы булган
Автобус салонында җиде укучы булган
Автор:
Читайте нас: