Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь , 08:52

Алдагы көннәрдә суытамы?

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Алдагы көннәрдә суытамы?
Алдагы көннәрдә суытамы?

Синоптиклар алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде. 

Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген урыны белән кар явачак, юлларда бозлавык. Көнбатыштан җил уртача, урыны белән кискен. Төнлә температура -5, -10, аязганда -15, көндез - 2, -7 градус.

Сишәмбе, 12 ноябрьдә, урыны белән кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен. Төнлә температура -4, -9 градус, аязганда -14, көндез 0, -5 градус булуы көтелә.

Чәршәмбе, 13 ноябрьдә шулай ук кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, уртача. Төнлә -2, -7, көндез -1, -6 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: