Илгиз Мостафин— Иске Балтач авылы егете. Район үзәгенең 2нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа юридик институты каршында кинолог һөнәрен үзләштерә. 2008нче елда Нефтекама шәһәрендә төбәк инспекторы буларак хезмәт юлын башлый. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы була. 2011нче елда ул Балтач районы буенча полиция бүлекчәсенә инспектор-кинолог булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып Илгиз Илдус улы дүрт аяклары дусларыннан аерылгысыз. Этләрне ашату, яшәгән урыннарын тәртиптә тоту бер мәшәкать булса, аларны үзеңә буйсындыру, кушканны үтәргә өйрәтү сабырлык та, корыч нервалар да таләп итә. Хуҗасының боерыкларын үтәргә өйрәтү өчен шактый вакыт кирәк.
Илгиз Мостафинның карамагында бүгенге көндә өч эт— алар барысы да немец овчаркалары. Дүрт аяклы дусларының өчесе өч юнәлештә эшләргә өйрәтелгәннәр. Мәсәлән, Харис кушаматлысы урлакчыларны табу белән шөгыльләнә. Каракның эзе, исе буенча җинаятьне ачыкларга ярдәм итә. Янита кушаматлы эт шартлаучан әйберләр табу белән шөгыльләнә. Зур күләмдәге бәйрәмнәр, сайлау, төрле чаралар булсынмы, Илгиз Мостафин нәкъ шушы „хезмәттәше” белән тикшерү үткәрә. Елына 150шәр тапкыр төрле дәрәҗәдәге тикшерүләргә чыга икән ул. Өченче эте Фейводитс җинаять кылуда гаепләнүчеләрне һәм шикләнүчеләрне конвоировать иткәндә алыштыргысыз ярдәмче.
Илгиз Мостафин этләрне 2 ай ярымлык вакытларыннан алып тәрбияли. Кечкенә чакларыннан ук алар җинаятьченең эзенә төшәрдәй усал, кыю итеп үстерү өчен тырышлык сала.Нинди һава шартлары булуга карамастан, алар өчен атнага ике тапкыр өйрәнүләр үткәрә. Соңгы вакытларда дүрт аяклы „хезмәттәшләреннән” бер көнгә дә аерылганы юк аның.
Хезмәтеңне күрә белсәләр эшләве дә күңелле. Илгиз Илдус улы тырыш хезмәте өчен Русия Эчке Эшләр министрлыгының III һәм II дәрәҗәдәге „Хезмәттәге аермалылык өчен” медале белән бүләкләнгән. Полициянең өлкән лейтенанты Илгиз Мостафин эшен яратып башкара,бигрәк тә дүрт аяклы тугры дусларын үз итә ул. Остазы, эшенең нечкәлекләрен өйрәтүче Фәрис Галәетдиновны да хөрмәт белән искә ала.