Якынча 150-200 грамм сарымсакны тазартып, ит турагыч аша үткәрергә яки вак итеп турарга. 0,5 литрлы банкага салып, янына тазартылмаган үсемлек мае (нинди булса да ярый: көнбагыш, җитен, зәйтүн) коярга. Катнашманы ике атна караңгы урында тотарга. Вакыты-вакыты белән банканы бераз селеккәләп торырга. Ике атнадан соң майны ике-өч кат марля аша сөзеп алырга. Бу майны авырткан урыннарга сөртеп, җылынганчы уарга. Ул бармак буыннары сызлавына да килешә. Май салкынчарак урында бик озак саклана ала.
Сәламәт булыгыз!