Мәскәүдә каратэ (киокусинкай) буенча “Большое противостояние” Бөтенрусия ярышлары узды. Биредәге спорт чарасы үзенә Русиянең бөтен төбәкләреннән 2000нән артык спортчыны бер мәйданга җыйды.
Балтач районыннан ярышларда Башкортстан Республикасы командасы составында тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре - Рияз Вәлиев һәм Алина Сафиналар катнашты.
Кызу ярышлар нәтиҗәләре буенча Алина Сафина Башкортстан Республикасы командасы составында кумите төркемендә 3нче урынны яулады. Рияз Вәлиев үз төркемендә ышанычлы чыгыш ясап, район, республика данын лаеклы яклады.
Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!