Иртәгә, 11 ноябрьгә, кагылышлы сынамышлар күп. Аларның бер өлеше һава торышына кагыла, кайберләрендә тыюлар, икенчеләре, киресенчә, киңәшләр һәм күрсәтмәләр.
11 ноябрьдә явыз көчләрдән сак булырга киңәш иткәннәр борынгылар. Шуңа күрә кешеләр бу көнне уяу булырга тырышканнар һәм сынамышларга игътибар зур булган.
Бу көнне таныш булмаган кешеләр белән аралашырга тырышмагыз. Югыйсә үзегезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралар бозылырга мөмкин.
Элек-электән бу көнне хатын-кызлар өйдән “ялангач” муен белән чыкмаганнар. Аны нинди дә булса муенсалар белән бизәү яхшырак – бу барлык эшләрдә, хәтта мәхәббәт эшләрендә дә уңыш җәлеп итәчәк. Кичен муенсаларны күренеп торган урынга элеп куярга онытмагыз, шул рәвешле алар йортны һәртөрле нәҗестән саклап калырлар, ә аннары аларны чиста су астында юып, алып куярга кирәк.
Игътибарлы булыгыз, бу көнне начар уйлы кешеләр үзләрен фаш итә ала дип санала. Шуңа күрә сүзләргә колак салырга һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышына күз салырга кирәк, вакытында ялганны, явызлыкны яки начар кешене тану өчен.
11 ноябрьгә каршы төндә күргән төшләр үзенчәлекле булачак. Алар тормыш мәгънәсен аңларга ярдәм итәчәк яки хәзерге вакытта нинди юлдан барырга кирәклеген күрсәтәчәк. Бигрәк тә төштә әйтелгән сүзләрне истә калдыру мөһим. Уянгач, көн дәвамында тирә-юньдәгеләрнең ни сөйләгәннәрен тыңларга кирәк. Аларның сөйләшүләреннән төнлә күргән төшне аңларга була.
Кер юсагыз, аны тышка чыгарып, җилдә киптерегез. Барлык негатив җил белән очып бетәр. Аеруча сырхау кешенең киемен җилдә җилләтергә киңәш ителә. Бу кием аны савыктырырга мөмкин икән.