Расторопша орлыгыннан чәй. 1 чәй калагы орлыкка 250 мл кайнап торган су салалар, 10-20 минут тотканнан соң сөзәләр. Иртән ач карынга, төшке ашка ярты сәгать кала һәм кичен, йоклар алдыннан, берәр чынаяк кайнар килеш эчәргә. Ашкайнату яхшыра, бавыр чистартыла, кәеф яхшыра.