Бакалы районының Киләй авылында 600 тоннага якын печән янган, ул металл түбә астында шәхси хуҗалыкта сакланган булган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Вакыйга үткән төнлә булганлыгы билгеле. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәннән соң ике сәгать узгач ачык утны сүндерә алганнар.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.