АКШта президент сайлауда җиңгән Дональд Трампка бүгенге президент Джо Байденның “Киевне күпме кирәк, шуның кадәр коралландырабыз” дигәнгә корылган сәясәтеннән китү юллары арасыннан берсен сайлап алырга туры киләчәк.
Бу хакта “РБК” Wall Street Journal мәгълүматларына таянып яза. Моңа кадәр ул инаугурация тантанасына кадәр Украинадагы конфликтны тәмамларга вәгъдә иткән. Конфликтны туктату планы нигезендә, фронт сызыгы бүгенге урында калачак. Шул ук вакытта ике як та 1,3 мең чакрым киңлектә коралсыз зона булдырырга тиеш. Трампның бер киңәшчесе әйтүенчә, Америка гаскәрләре тынычлык урнаштыру көчләренә кертелмәячәк һәм аларга АКШтан яисә БМОдан акча бирелмәячәк. Моңа кадәр Financial Times хәбәр иткәнчә, Трамп дәүләт башлыгы вазыйфасына сайлауда җиңгәннән соң Украинадагы конфликтны баш әйләндергеч тизлектә тәмамлау өчен яңа “Минск килешүләре” кабул итүне планлаштыруын әйткән булган.
ВТ