Башкортстанда алдагы тәүлектә бозлы яңгыр явачак. Җил тизлеге дә секундына 27 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлана.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә Башкортстанда яңгырга әйләнер кар явачак. Урыны белән бозлы яңгыр, бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышу, юлларда көртләр, бозлавык көтелә.
Җил тизлеге – секундына 15-20 метр тизлектә. Урыны белән бик көчле, екундына 25-27 метрга кадәр җитә. Термометр баганалары -2,-7, көньяк-көнчыгышта -12, көндез -2,+3 күрсәтәчәк.