Нефтекамада кичә иртән янгын чыккан. Ике катлы бүрәнә өй янган. Йортта яшәүчеләрнең барысы да — әниләре, ике бала һәм картәниләре янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, үзләре тәрәзәдән чыга алганнар, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә бөтен йорт ялкын белән капланган була. Янгын сүндерүчеләр 80 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән.
— Утны беренче булып кызлары күреп кала. Бу вакытка ут өйдән төп чыгу юлын кисеп өлгергән була, — дип сөйли Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы. — Гаиләнең барлык әгъзалары шунда ук аргы бүлмәгә йөгерә һәм тәрәзә аша урамга чыгып өлгерә.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, бу гаиләнең йортында элегрәк тә янгын чыккан булган.
Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Фото:пресс-служба ГУ МЧС по РБ