Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь , 19:39

Бер авария, дүрт машина, ике мәет...

Өч йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Бер йөк машинасына ут та капкан.

Бер авария, дүрт машина, ике мәет...
Бер авария, дүрт машина, ике мәет...

Бүген М-5 трассасында, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә, коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав янында өч йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Көчле бәрелешү нәтиҗәсендә бер зур йөк машинасына ут капкан. Шаһитлар сүзләреннән һәм төшерелгән видеодан күренүенчә, юл йөк машинасы калдыклары белән тулган.

Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Хәзерге вакытта ике һәлак булучы турында хәбәр ителә, тагын бер водитель җитди җәрәхәт алган.

Юлларда бозлавык, сак булыгыз! Сакланганны Ходай саклармын дигән.

Бер авария, дүрт машина, ике мәет...
Бер авария, дүрт машина, ике мәет...
Автор:
Читайте нас: