Штәнде. 8 ноябрь - "Балтач таңнары".Бүген, 8 ноябрь көнне, Башкортстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов Балтач районына эш сәфәре барышында “АгроПрофи” җәмгыятенең Штәнде сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән танышты.
-Авыл хуҗалыгында сөтчелек тармагы өстенлеклекле юнәлеш булырга тиеш. Россиядә бүген тугыз миллион тонна сөт дефициты күзәтелә. Республика терлекчеләренә уйланырга урын бар,- диде Башкортстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов, Балтач районына эш сәфәре барышында авыл хуҗалыгы тармакларын хезмәтләндерүче предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашканда.
Районда терлекчелек тармагындагы хәлләр белән ведомство башлыгы вазифаларын башкаручы “АгроПРОФИ” җәмгыяте мисалында танышты. Районның барлык хуҗалыкларында да инде терлекчелек тармагы кышкы шартларда эшли. Барлыфк фермалар һәм терлекчелек объектлары җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин и телгән. Мәсәлән, “Мчуринский” җәмгыятенең егерме меңнәр артык баш дуңгыз асралган Сәйтәк дуңгызчылык комплексында көненә утыз биш тонна азык файдаланыла. Моның 1-3 процентын премикслар, 6 процентын - соя, 8-12 процентын көнбагыш түбе тәшкил итә. Ә азыкларның калганын үз җирләрендә үстерелгән фураж ашлыгы тәшкил итә.
“АгроПРОФИ” җәмгыятенең Штәнде сөтчелек фермасында бүген көненә сигез тонна терлек азыгы файдаланыла. Биредә 272 баш савым сыеры. Көненә өч тонна сөт җитештерәләр.
Ферма киңәюгә йөз тотып эшли. Маллар санын арттыруны күз уңында тотып, биредә Совет чорыннан калган, күп еллар файдаланылмый утырган бер бинаны үзгәртеп корып, сафка керттеләр. Бинаның түбәсен яңартып яптылар. Эчен бетонладылар. Яңа корылмалар урнаштырдылар. Төзелеш эшләрен җирле эшчеләр башкарса, корылмаларны урныштырырга Ижевск шәһәренең “Агролидер” җәмгыяте белгечләре ярдәмләшкән. Биредә ташлаткан 180 баш сыер асралачак.
- Производствоны киңәйтү юлларын табарга тырышабыз. Киләчәктә көненә биш тоннага кадәр сөт җитештерергә исәп,- ди ферма мөдире Гөлчәчәк Хаҗимәрданова, коллективның максатлары белән таныштырып.
Штәнде сөтчелек фермасында бүген 23 терлекче хезмәт куя. Аларның һәм предприятие җитәкчелегенең тырышлыгын Башкортстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов югары бәһалады. Ведомство башлыгын эш сәфәре барышында Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатып йөрде.