Шимбә көнне, 9 ноябрьдә, бераз кар явачак, көндез җепшек кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга кар сырынтылары салыначак, юлларда кар өеме, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән көчле җил исәчәк. Термометр баганалары төнлә -3,-8°, көндез -3,+2° күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 10 ноябрьдә, бераз яңгыр һәм җепшек кар явачак, урыны белән аерым районнарда бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар сырынтылары салыначак, юлларда кар өелү, бозлавык булу ихтималы зур. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчле җил исәчәк. Төнлә һәм көндез температура -3,+2°.