Русиядә яңа туган балалар өчен лотерея уенын кертмәкчеләр.
Бөтенрусия лотереясендә фатирлар һәм автомобильләр уйнатылырга мөмкин. Мондый тәкъдим белән Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов чыккан. Аның сүзләренчә, "илдә туучылар санын стимуллаштыру өчен" ашыгыч чаралар күрергә кирәк.
Шуңа да яңа туган балалар арасында ай саен 10 фатир, 100 автомобиль һәм 1000 көнкүреш техникасы комплекты уйнату бик отышлы булачак.
Парламентарий бу башлангычны җиңел тормышка ашырыла торган дип саный. Лотерея механизмына килгәндә, аны автомат рәвештә үткәрергә кирәк. Лотерея уйнатуда ЗАГСка мәгълүмат килгән һәркем катнашачак. Җиңүчеләрне тантаналы шартларда игълан итәчәкләр.
"Миңа еш кына гражданнар гаиләләргә ярдәм итү һәм балалар тудыру өчен стимуллар булдыру белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр", - дип белдергән Чернышов.