Марат Бәдретдинов Каргалы авылында туып-үскән. Иске Балтач 2нче урта мәктәбен тәмамлау белән Уфа юридик институтында һөнәр үзләштерә. 2011нче елда тикшерүче буларак районның полиция бүлегендә хезмәт юлын башлый. Үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белгән һөнәрман тиз арада уңай нәтиҗәләргә ирешә. Шул сәбәпле 2017нче елда аны тикшерү төркемен җитәкләүче итеп үрләтәләр. Юстиция майоры Марат Фәрдәт улы юстиция лейтенанты Эльмира Зарифҗанова белән тикшерү эшләрен алып баралар. Иң киң таралган җинаять төре — урлашу икән. Эчкечелек белән шөгыльләнгән, элек хөкем ителгән кешеләр арасында кеше әйберенә кул сузучылар күп булуын саннар дәлилли. Бигрәк тә акча, эш коралларын еш урлыйлар икән.
Мондый кешеләрнең яшенә килгәндә, алар арасында 16 яшьлек үсмерләр дә, 60 яшьлек өлкәннәр дә бар. Соңгы вакытта мошенникларның аеруча активлашканын күреп торабыз. Картадан акча урлау— киң таралган җинаять төре. Каракларның тозагына гади кеше дә, югары белемле, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр бердәй эләгә икән.
Ят, таныш булмаган телефон номерыннан шалтыраталар икән, алмаска, үзегезгә кагылышлы мәгúлүматны беркемгә дә әйтмәсә чакыра ул. Унөч ел дәвамында шактый тәҗрибә тупларга өлгергән ул, хезмәттә нәтиҗәлелеккә ирешү өчен кеше белән психологик контакт булдыру мөһим дип ассызыклый. Юстиция майоры Марат Бәдретдинов Русия Эчке Эшләр министрлыгының III һәм II дәрәҗәдәге „Хезмәттәге аермалылык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Полиция хезмәткәре үткәннәргә сакчыл карашта. Төрле елларда тикшерү төркемен җитәкләүчеләр Кадим Нагаев, Фәдис Ханов, Рәсих Әхметшин, Ринат Әхметшин, Илдар Хаҗиев, Илфак Хәкимовларның тәҗрибәләренә таяна. 15 елдан артык тикшерүче булып эшләгән Фәнис Хафизовны хөрмәт белән искә алды ул. Марат Бәдретдинов Эльмир Ахунов җитәкчелегендә . эшенең нечкәлекләренә өйрәнә. Остазы — компетентлы белгечтән алган белемен эшендә уңышлы куллана.
— Тикшерүче тыңларга һәм ишетергә, шул ук вакытта психолог булырга, нинди генә хәлдә дә үзенең эмоцияләрен белдертмәскә, бер адым алдан фикер йөртергә тиеш. Без аналитик фикер йөртергә, бары тик фактларга нигезләнеп эш итәргә тиешбез, — ди Марат Фәрдәт улы.