Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь , 08:47

“Пежо Партнер”дан тимер өеме генә калган

Юлда янә фаҗигале авария: йөк машинасы белән "Пежо" автомобиле бәрелешкән.

“Пежо Партнер”дан тимер өеме генә калган
“Пежо Партнер”дан тимер өеме генә калган

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать тугызлар тирәсендә Башкортстанның Чишмә районында М5 “Урал” автомобиль юлында булган.

Билгеле булуынча, 44 яшьлек водитель, “Ситрак” йөк машинасы белән Самара ягыннан Уфа ягына барганда аергыч киртә аша каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм “Пежо Партнер” металл фургоны белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 57 яшьлек "Пежо" водителе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат була. 

Хөрмәтле водительләр, юлларда бозлавык, сак булыгыз!

 

“Пежо Партнер”дан тимер өеме генә калган
“Пежо Партнер”дан тимер өеме генә калган
Автор:
Читайте нас: