Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь , 11:45

Балаларга куркыныч яный

14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләр куллануны тыярга тәкъдим итәләр.

Балаларга куркыныч яный
Балаларга куркыныч яный

Русиядә 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләр куллануны тыярга тәкъдим итәләр. Бу уңайдан, «АВАНТИ» бизнес-патриотизм үсеше буенча эшкуарлар ассоциациясе президенты Рахман Янсуков Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга, шулай ук,  Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володинга һәм Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенкога хат белән мөрәҗәгать иткән.

“Соңгы вакытта илебез бизнесы вәкилләренең «АВАНТИ» ассоциациясенә социаль челтәрләрдә тыелган контент булуга, шулай ук балаларның күрсәтелгән мәйданчыкларга керү мөмкинлеген хокукый җайга салу булмауга шикаятьләре артты”, – дип документ текстыннан өзек китерә “Известия” газетасы.

Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә террорчылык юнәлешендәге 10 меңнән артык төрле сайт эшли. Шулай ук балигъ булмаганнар өчен ябык берләшмәләр һәм үлем төркемнәре куркыныч тудыра.

Шуңа бәйле рәвештә оешма 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турындагы тәкъдим белән чыкты. Әлеге тәкъдимне гамәлгә ашыру өчен ассоциация вәкилләре платформаларны кулланучыларны бары тик паспорт фотосы белән генә теркәүне мәҗбүр итәргә тәкъдим итәләр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова.Чыганак: Әллүки
Автор:
Читайте нас: