Гафури районында 4 браконьер законсыз рәвештә поши атканнар һәм аның түшкәсен үзара бүлешкәннәр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, полиция хезмәткәрләре браконьерларның икесен –шул районда яшәүче, моңа кадәр дә хөкем ителгән 41 һәм 43 яшьлек ирләрне тоткарлаганнар.
Аларда атылган поши түшкәсенең калдыклары, теркәлмәгән ау мылтыклры һәм патроннар табылган.
Әлеге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.