Россия Украина белән сөйләшүләргә әзер генә түгел, конфликт башлануга, аларны алып барды да инде. Президент Владимир Путин илчеләргә ышаныч грамоталары тапшыру вакытында шул хакта белдергән. “Күп тапкырлар әйткәнем бар: Россия Украина белән сөйләшүләргә әзер генә түгел, конфликт башлануга, мондый сөйләшүләрне алып барды да инде”, – дигән Путин. Президент искәртеп узганча, фикер алышу йомгаклары буенча хәтта ике як өчен дә кулай булган килешү эшләнгән. Әмма соңрак Украина хакимиятендәгеләр читтәгеләрнең киңәше белән килешүләрдән баш тартты, дип билгеләп үткән Путин һәм Украина рәсми затларының үзләре үк моны таныганлыкларын өстәгән.
ВТ