Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь , 16:03

Вахтачыларны Башкортстанда эшләргә чакыралар!

Бүген, 6нчы ноябрьдә, “Башкортстан вахтасы” республика проекты кысаларында Балтач районына эш сәфәре белән Башкортстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ридан Әхьямов, “ОДК-УМПО” (Уфа моторлар төзү предприятиесе) идарәсе директоры урынбасары— персонал буенча директор Николай Лютов килде.

Газим Талипов  Вахтачыларны Башкортстанда эшләргә чакыралар!
Вахтачыларны Башкортстанда эшләргә чакыралар!Фото:Газим Талипов

Бүген, 6нчы ноябрьдә, “Башкортстан вахтасы” республика проекты кысаларында Балтач районына эш сәфәре белән Башкортстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ридан Әхьямов, “ОДК-УМПО” (Уфа моторлар төзү предприятиесе) идарәсе директоры урынбасары— персонал буенча директор Николай Лютов килде.

Республикада төбәк предприятиеләренә кадрлар җәлеп итү буенча “Башкортстан вахтасы” проекты тормышка ашырыла. Аның төп максаты— Себердәге кебек үк кешеләргә лаеклы түләүле һәм тиңдәш шартлар белән эшләүне Башкортстанда да табып булуны күрсәтү, шулай ук эре төбәк  предприятиеләренең кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү.

—Әлеге проектның асылы – Себер тарафларында эшләүче якташларыбызны үзебезгә кайтару һәм Башкортстанда  шул ук шартларда эш урыннары тәкъдим итүдә. Ягъни, әгәр кеше вахта ысулы белән эшләргә күнеккән икән – озак вакыт эшләргә һәм шулай ук озак вакыт өйдә булырга – проект шартлы рәвештә Себерне Уфага “алыштырырга” тәкъдим итә. Бу, үз чиратында, халыкка сәламәтлекләрен сакларга, яшәү чыгымнарын киметергә һәм гаиләләренә якынрак булырга мөмкинлек бирә.  Проектка кушылган беренче компания “ОДК-УМПО” булды. Биредә 3 меңнән артык вакансия бар,—дип билгеләде Башкортстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ридан Әхьямов район Хакимияте бинасында җыелучылар алдында.

Бүгенге көндә Уфа моторлар төзү предприятесендә (УМПО) 3 меңнән артык вакансия бар икән, нигездә эшче һөнәрләр – программа белән идарә ителә торган станоклар операторлары, механик җыю слесарьләре, токарьләр, фрезеровщиклар, шомартучылар, киң профильле станокчылар һәм башка күп төрле белгечләр таләп ителә. Биредә хатын-кызлар өчен дә вакансияләр бар. Күпләре станок һәм слесарь эшләре контролёрлары вазифаларын башкара.

—Безнең предприятие алдагы күп елларга дәүләт заказлары белән тыгыз эшли, шуңа күрә актив рәвештә яңа кадрлар җыябыз. Тәҗрибәле һәм тәҗрибәсез кешеләрне дә эшкә алабыз – соңгыларын бушлай эшче һөнәрләренә өйрәтәбез. “ОДК-УМПО” базасында җитештерү-укыту үзәге эшли – монда без авиадвигательләр төзүдә эшләү өчен кадрлар әзерлибез. Укыган вакытта айлык стипендия—38 мең сум. Бер һөнәрне үзләштерү—10 ай вакыт, ә инде мультиһөнәрлек (берьюлы 5-6 һөнәр)—2 ел укырга кирәк булачак. Кыскасы, безнең предприятие яхшы шартлар тәкъдим итә—ташламалы туклану, тулай торакта урын яисә чит шәһәр кешеләренә торак арендалау өчен компенсация, хезмәткәрләрнең балалары өчен республика лагерьларында, диңгездә ташламалы ял итү һәм башкалар,—дип ачыклык кертте “ОДК-УМПО” идарәсе директоры урынбасары— персонал буенча директор Николай Лютов.

Николай Александрович билгеләвенчә, 4нче разрядлы эшченең хезмәт хакы – 90 мең сумнан, 5нчы разрядлыныкы – 110 мең сумнан, ә 6нчы разрядлыныкы 125 мең сумнан башлана. Эштән тыш һәм ял көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләү каралган. Шулай ук планны үтәгән очракта премия дә бар.

“ОДК-УМПО”га эшкә урнашырга яки яңа һөнәр үзләштерергә теләүчеләр umporabota.ru сайтында гариза калдыра ала. Анда кире элемтә формасын тутырырга кирәк булачак. Ары таба предприятиенең кадрлар бүлеге сезнең белән элемтәгә керәчәк һәм әңгәмә үткәрәчәк.

Вахтачыларны Башкортстанда эшләргә чакыралар!
Вахтачыларны Башкортстанда эшләргә чакыралар!
Вахтачыларны Башкортстанда эшләргә чакыралар!
Вахтачыларны Башкортстанда эшләргә чакыралар!
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: