Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь , 16:08

Төрмәдән чыгу белән тагын җинаять кылган...

Бөкрене кабер төзәтә диюләре хак, күрәсең. 

Төрмәдән чыгу белән тагын җинаять кылган...
Төрмәдән чыгу белән тагын җинаять кылган...

Уфаның Калинин районы суды 28 яшьлек ир-атка “гомер өчен куркыныч булмаган көч кулланып, талауга һөҗүм итү” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә,  июль аенда берничә көн элек кенә рәшәткә артынан чыккан

ир, күп катлы йорт подъездына кереп барган хатынны күргән дә аның сумкасын тартып алырга уйлаган.

Ир-ат аның артыннан кергән һәм бар көченә аның кулындагы сумкасын тарткан, моны һич көтмәгән хатын  егылган. Хатынның кычкырган тавышларын ишеткән юл  эшчеләре, каракны куып басып, тоткарлаган һәм урланган сумканы хуҗасына кайтарганнар.

Кеше милегенә каршы җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән ир гаебен таныган. Суд аңа каты режимлы  холык төзәтү колониясендә утыру белән 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: