Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь , 16:39

Начальнигың ватсабыңа язса...

Шәфкать туташы ышанып, 4,6 миллион сум акчаны җилгә очырган.

Начальнигың ватсабыңа язса...
Начальнигың ватсабыңа язса...

Телеграмда яисә ватсапта билгеле шәхесләр исеменнән ялган аккаунт кулланып, мошенниклык кылу иң еш очрый торган күренеш булып кала. Аферистлар мессенджерда аватаркага эре оешма җитәкчесенең фотосын беркетеп, аның хезмәткәрләрен алдый.

Социаль челтәрләрдә билгеле бер җитәкченең кул атында эшләгән хезмәткәрләрне табу әллә ни кыен түгел, чөнки күп очракта кешеләр үзләренең анкета мәгълүматларын (эш урыны, вазыйфасы һ.б.) үзләре яза. Нәкъ менә алар мошенниклар һөҗүме объектларына әверелә да инде.

Соңгы корбаннарның берсе – Уфада яшәүче 53 яшьлек шәфкать туташы. Аңа баш табиб урынбасары исеменнән дәүләт хәвефсезлеге органнарына ярдәм итү турында күрсәтмәләр килгән. Мондый "хезмәттәшлек" нәтиҗәсендә медицина хезмәткәре 4,6 миллион сумнан артык акча югалткан.

Сез смартфон экранында күргән язу һәрвакытта да дөрес һәм чын дигән сүз түгел. Акча, банк карталары, кодлар белән бәйле операцияләр башкарыр алдыннан, иң элек тикшерегез!

Автор:
Читайте нас: