Көнтүгеш авылында һәйкәлне ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Янычар” позывнойлы яугир, авыл халкы, Көнтүгештә туып -үсеп төрле тарафта яшәүчеләр, күрше авыллардан кунаклар килде.
Көнтүгешлеләрнең Бөек Ватан сугышына керткән өлеше, һичшиксез, олы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Бөек Ватан сугышының җиле кагылмаган бер генә да гаилә юк авылда. Локаль сугышларда катнашкан көнтүгешлеләрнең дә исемнәре һәйкәлдә урын алган.
Илләргә тынычлык, шушы изге эшне оештыручыларга һәм матди ярдәм күрсәткән кешеләргә, төзелештә катнашканнарга рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты шушы чарадан һәр кеше.