Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь , 10:30

Дәүләт хезмәткәрләренә Яңа ел корпоративларын бәйрәм итү тыелды

 Радий Хәбиров Яңа елны тыйнак кына билгеләргә чакырды.

Дәүләт хезмәткәрләренә Яңа ел корпоративларын бәйрәм итү тыелды
Дәүләт хезмәткәрләренә Яңа ел корпоративларын бәйрәм итү тыелды

Бу хакта ул Республикага идарә итү үзәгендә үткән Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә әйтте. Шулай ук төбәк җитәкчесе дәүләт хезмәткәрләренә Яңа ел корпоративларын бәйрәм итүне тыйды.

 – Махсус хәрби операция бара һәм артыгын кыландырмыйк. Корпоративларны яхшы вакытка кадәр калдырабыз. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының муниципалитетлар өчен фәрман әзерләү һәм боз мәйданчыкларының кайчан әзер булырга тиешлеген билгеләвен сорыйм, - диде ул. Республика Башлыгы һава температурасы аномаль торган очракта боз мәйданчыклары әзерләүне күчерергә кирәклеген билгеләде.

Автор:
Читайте нас: