Гидрометүзәк белгечләре Башкортстанда кышка температура режимы фаразын бастырган. Уртача айлык температура климат нормасы чикләрендә көтелә: ноябрьдә -4,4°C, декабрьдә -10,8°C, гыйнварда -12,5°C, февральдә -11,7°C, мартта -5,1°C. Һава температурасының кискен тирбәнүе ихтимал, бу исә уңайсыз һава торышы күренешләрен китереп чыгарырга мөмкин. Башгидрометүзәк ноябрь аена тагын да җентеклерәк фараз бирде. Республикада уртача температура -1дән -4 градуска кадәр тирбәлер, ә явым-төшем күләме нормага туры килер һәм 30-50 мм булыр дип көтелә.
Имин кышлар булсын!