Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь , 09:49

Башкортстан хатын-кыз-волонтерлар отряды Луганск өлкәсендә эшләячәк

Алар шушы көннәрдә госпитальләргә юлланды.

Башкортстан хатын-кыз-волонтерлар отряды Луганск өлкәсендә эшләячәк
Башкортстан хатын-кыз-волонтерлар отряды Луганск өлкәсендә эшләячәк

Бу хакта үзенең сәхифәсендә Артур Иделбаев хәбәр итте. “Республика эшмәкәрлек һәм туризм министры Зөһрә Мәүлитбай кызы Гордиенко Луганск өлкәсендә госпитальләрдә эшләү өчен хатын-кыз-волонтерлар отрядын оештырды. Һәм үзе аларны "Терра Башкирия" брендлы автобусында урыннарына кадәр озата барды. Күп сөйләргә мөмкин, ә тотып эшләргә генә мөмкин. Чөнки хәзер Россиянең көнбатыш чигендә барган хәлләр-безнең һәрберебезгә кагылышлы бөтенхалык эше. Һәм илебезгә шулай ук безнең һәрберебез ярдәм итәргә тиеш. Һәм шул вакытта җиңү дә халыкныкы булачак. Безнең хатын-кыз волонтерлар белән бергә автобус багажнигында Зөһрә Мәүлитбаевнаның дуслары һәм танышлары җыйган гуманитар йөк тә китте. Алар арасында безнең кечкенә өлешебез - башкорт балының куботейнеры да бар. Мин беләм, кызлар инде уңышлы килеп җиттеләр һәм эшкә керештеләр. Уңышлар сезгә, кадерлеләрем!” – дип язды Артур Марсович.

Исән-сау хәлдә, җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтырга язсын!

Автор:
Читайте нас: